СҮЛПӘНЛӘНДЕРҮ ф. Сүлпәнгә әйләндерү; кемнең яки нәрсәнең дә булса хәрәкәтен, тизлеген, җитезлеген киметү; акрынайту. Рөхсәт алгач, Камалов башта югалып калды: хастаханәдә озак яту кешене сүлпәнләндерә, йомшарта; ләкин ул үзен бик тиз кулга алды. Р.Мирхәйдәров Сүлпәнләндерә башлау Сүлпәнләндерергә тотыну Сүлпәнләндереп карау Булу-булмавын тикшерү-сынау өчен сүлпәнләндерү Сүлпәнләндереп тору Күпмедер вакыт сүлпәнләндерү; даими сүлпәнләндерү |