СҮЛПӘНӘЮ ф. к. сүлпәнләнү. Ләкин соңгы елларда сез театрга кайткач, ул ни өчендер үзгәрде... режиссёр буларак та эшләве сүлпәнәйде... сәбәбен әйтә алмыйм... Р.Батулла. Андый вакытта төрле кеше үзен төрлечә тота: берәүләр эчүгә сабыша, икенчеләр эшендә сүлпәнәя. Р.Кәрами

Сүлпәнәеп алу к. сүлпәнләнеп алу. Биш-алты ел аралыгында Казахстанда кино сәнгате берникадәр сүлпәнәеп алды. Ватаным Татарстан

Сүлпәнәеп бару к. сүлпәнләнеп бару. --- Фәрит Нәбиуллин биредә ике ел гына эшләсә дә, соңгы елларда сүлпәнәеп барган эш темпларын җанландырып җибәргән. Ватаным Татарстан

Сүлпәнәеп бетү к. сүлпәнләнеп бетү

Сүлпәнәеп калу к. сүлпәнләнеп калу. Кинәт барысы да сүлпәнәеп калдылар. Д.Булатова

Сүлпәнәеп китү к. сүлпәнләнеп китү. Шунысын да әйтергә кирәк: Чемпионнар лигасында чыгыш ясый башлагач, «Рубин» ил беренчелегендә берникадәр сүлпәнәеп китте. Татарстан яшьләре

Сүлпәнәеп тору к. сүлпәнләнеп тору

Сүлпәнәя бару к. сүлпәнләнә бару. Белгечләр фикеренчә, Анкараның Мәскәүгә тартылуының беренче сәбәбе – Төркияне Европа берлегенә кабул итү мөмкинлегенең сүлпәнәя баруы. Мәдәни җомга

Сүлпәнәя башлау к. сүлпәнләнә башлау. Яшь барган саен, кешеләрдә кан куеру күзәтелә, 35 яшьтән алып матдәләр алмашы сүлпәнәя башлый. Шәһри Казан

Сүлпәнәя төшү к. сүлпәнләнә төшү. Ә соңгы араларда бу эшләр бераз сүлпәнәя төште кебек. Р.Вәлиев. Революцион рух сүлпәнәя төшкәч, царизм демократик матбугатка карата катгый һөҗүмгә күчә. Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә