СҮЛПӘН с. 1. 1) Баш-башыннан тарттырылмаган, буш, салынып торган. Сүлпән бауга эленгән керләр җиргә кадәр салынган 2) Нык бөтерелмәгән, тыгызлыгы җитмәгән, чирак булмаган. Сүлпән җептән бәйләнгән бияләй. Сүлпән бау 3) Бик әкрен; җитез түгел. Тик без генә – тоткыннар гына сүлпән. И.Салахов. Моңарчы егетнең уйнавы ничектер сүлпәнрәк иде. Р.Кәрами. Аның тавышы зәгыйфь, хәрәкәтләре сүлпән булдылар. Ф.Яхин. Абыебызның адымы сүлпән иде. Л.Гыймадиева 4) Басынкы, ихтыярсыз, кыюсыз. Урамыбызда иң тыныч, иң сүлпән, иң шапшак хатын Мәрхәбә кодагый иде. М.Кәрим. Газимә, ничектер, бик сүлпән иде, кыюсыз иде. Н.Фәттах 5) Кәефсезлекне, битарафлыкны белдерә торган. Кадыйрның сүлпән йөзе кинәт яктырып китте, күзләрендә серле очкыннар җемелдәде. М.Галәү. Уйнаттың син, гармун, уйнаттың Йоклап яткан сүлпән күңелне. Х.Туфан. Сәләхинең тавышы сүлпән иде. Н.Хәсәнов 6) Кызу түгел, эсселеге түбән; сүрән (1 мәгъ.). Баеп баручы кояшның сүлпән нурларына коенып, сибеп ташлаган терекөмеш бөртекләре кебек күлләр, кибәнле болыннар --- алсу-кызгылт нурга чумган иде. Д.Каюмова. Бүрттерелгән дөгене шулар өстенә салып, бераз шулпа өстиләр дә, өстен каплап, сүрән утта болгатмыйча гына 1–1,5 сәгать томалап пешерәләр. Минем йорт 2. рәв. мәгъ. Әкрен генә, салмак темп белән, кызу түгел. Язгы базарларда да халык күп була, әмма сәүдә сүлпән бара, сатып алучы бөтенләй юк диярлек. М.Галәү. Янәшә утырышкач, Гасыйм Сәләхович, күрешергә килгән ир буларак, башлап үзе сүлпән генә сорады ---. Ә.Еники |