СҮ’ЗЬЯСАЛЫШ и. лингв. 1) Телнең сүз ясау чаралары нигезендә яңа сүзләр ясалышы. Сүзьясалышында продуктив кушымчалар белән беррәттән продуктивлыгын югалтканнары да бар. Ф.Хисамова. Ф.Ганиев хезмәтләрендә татар телендә сүзьясалыш проблемалары төрле яклап җентекләп тикшерелгән, шул исәптән кушымчалау ысулы белән сүзьясалышның барлык модельләре дә анализланган. М.Нигъмәтуллов 2) Тел белеме кысаларында яңа сүзләрнең ясалыш закончалыкларын һәм ысулларын өйрәнә торган тармак. Хәзер татар теленең грамматик төзелеше дигән вакытта морфемика, морфонология, сүзьясалыш, морфология һәм синтаксис дигән биш тармак яктыртылуын истә тотабыз. И.Бәширова. Татар грамматикасы тармаклары арасында сүзьясалыш фәне иң соңгыларының берсе булып формалашты. М.Нигъмәтуллов |