СҮЗЧӘНЛӘНҮ ф. Сүзчәнгә әйләнү, сүзчән булып китү. Мәрьям беренче булып сүз башламасын өчен, «серен» һаман саклап торсын өчен ул, кинәт кенә сүзчәнләнеп: – Беләсеңме, җыелышта нәрсә турында суган саттылар, – диде. Н.Фәттах. Холкы да үзгәреп киткәндәй булды: басынкылыгы, салмаклыгы онытылды, сүзчәнләнде, хәрәкәтләре җитезләнде ---. Л.Ихсанова Сүзчәнләнә бару Торган саен ныграк сүзчәнләнү. Фидан моны сизә, сизгән саен ныграк сүзчәнләнә бара, аңа ошарга тырыша. Р.Вәлиев Сүзчәнләнә төшү Беркадәр сүзчәнләнү. Бераздан иркен рәвештә сөйләшеп утыра башлый, хәтта гадәттәгегә караганда да сүзчәнләнә төшә. И.Нуруллин Сүзчәнләнеп китү Билгеле моменттан алып сүзчәнләнү. Айнык чагында бик аз сөйләшә торган яшь бабай, бераз салып алгач, шулай кирәгеннән артык сүзчәнләнеп китә иде. Н.Фәттах. Кешеләр сүзчәнләнеп китәләр, үз мәшәкатьләрен онытып, азга гына шул яңалык белән яшәп алалар. М.Галиев |