СҮ’З УЙНАТУ ф. 1) әд. Охшаш яңгырашлы бер яки берничә сүзне яки сүзтезмәне бер үк контекст эчендә төрле мәгънәләрдә куллану; каламбур. Сүз уйнату матур әдәбиятта, бигрәк тә поэзиядә, еш кулланыла: Кара әле, кара, Каен яфрак яра, Каюм утын яра, Кулларында яра. Г.Галиуллина. Әгәр әле бер генә шигырьдә шундый юллар очратсак, гап-гади бер очраклылык, сүз уйнату дип уйларга булыр иде. Р.Рахман

2) Шаяртып, уен-көлке белән сөйләшү. 1922–1925 елларда җәй көне ул бирегә коляскасы белән чыгып утыра, яшь-җилкенчәк, бигрәк тә кызлар белән уратып алынган килеш рәхәтләнеп шаярта, сүз уйната. Р.Әмирхан. – Җитте, җитте! – диде Хәлим, чатнаган башын тотып, – минем сүз уйнатып торырлык теләгем дә, хәлем дә юк. З.Мәхмүди

3) күч. Матур, купшы, ләкин сөйләмнең эчтәлеге өчен әллә ни әһәмияте булмаган сүзләр белән мавыгу. Шигырьдә матур сүзләр уйнатудан мәгънәгә күчү дәвере килде. Һ.Такташ

4) күч. Күперенке буш сүзләр белән төп теманы читләтеп үтәргә тырышу. Кыз әле болай боргаланды, әле тегеләй сүз уйнатты. С.Рафиков. – Болар бары да сүз уйнату, сәбәп эзләү генә, иптәш директор,диде Иштуган. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә