СҮЗСЕЗЛЕК и. 1) Аз сүзле булу, күп сөйләргә яратмаучанлык. Кружкаларны бер-ике күтәргәч ---, телләребез ачылды. Хәтта сүзсезлеге, дөресе, бик аз сүзле булуы белән дан алган ефрейтор Сәмигуллин да --- нәрсәдер сөйләп алды. А.Шамов. Бу сүзсезлектә кавышу куанычы да, югалтулар аянычы да бар иде. Р.Батулла 2) Бәхәсләшергә, әрепләшергә гадәтләнмәгәнлек, күндәмлек, карусызлык. Татарны сүз белән түгел, сүзсезлек белән җиңәргә мөмкин. Ф.Яхин 3) Сөйләми-сөйләшми тору, дәшмәү, тынлык саклау хәле. Булат сеңлесенең такылдавын бүлдерде дә шунда сүзсезлектән, эшсезлектән кыенсынып, газапланып утырган Җиһангирга борылды. Г.Ибраһимов. Аның сүзсезлеге, барча төрле хөкемнәрне дә кабул итәмен дигәндәй, башын түбән салындыруы җыелышның максатлы һәм төгәл тәртип белән төзелүенә, алып барылуына бәйле иде. Ф.Яхин |