СҮЗСЕЗЛӘНҮ ф. Аз сөйләшүчән булып китү, аз сүзлегә әйләнү. Корбангали абзый, юлга чыккач, телен йоткандай булып сүзсезләнә. Ф.Хөсни. Армиядән тәмам ябыгып, төссезләнеп, сүзсезләнеп кайтты. Л.Ибраһим-Вәлиди Сүзсезләнә бару Торган саен ныграк сүзсезләнү Сүзсезләнә төшү Беркадәр сүзсезләнү Сүзсезләнеп калу Нинди дә булса хәл-тәэсирдән соң сүзсезләнү. Боегып, сүзсезләнеп калдым. Ф.Яхин Сүзсезләнеп китү Соңгы арада сүзсезләнү |