СҮЗСЕЗ с. 1. 1) Сөйләшми, дәшми торган, сүзгә катнашмаган. Шигырьләрне укыганда, күз алдында тын һәм һәрбер сүзне аңлап калырга омтылган сүзсез залны күрәсең. Һ.Такташ. Мондагы үзгәреш-яңалыкка шаккатып өлгерерлек түгел, шуңа да сүзсез Ирекнең исе китмәде. Р.Мулланурова

2) Күп сөйләргә гадәтләнмәгән, аз сүзле. Еллар үтү белән, Рәхим үз эченә бикләнгән сүзсез бәндәгә әверелде. Г.Гобәй. Ире акыллы, эшчән, сүзсез һәм хатын кадерен белә торган иде. М.Мәһдиев. Сабыр, сүзсез кеше иде ул мәрхүм Сафуан абый. Р.Батулла

3) Каршы әйтергә гадәтләнмәгән, күндәм, карусыз. Бу килен сүзсез, талашсыз булып чыкты, кара эшкә гаҗәп батыр иде. Г.Ибраһимов. Ә марҗасы кырында басып торган сүзсез Иван я Пётр шат. З.Зәйнуллин. Авылныкылар оялчан, сүзсез, кыюсыз, шәһәрнекеләр исә чатнап торалар иде. Х.Ширмән

4) Сөйләмичә генә уйнала-башкарыла торган. Туй күренешенә безне сүзсез рольләргә чыгардылар. Р.Батулла. Сүзсез күренешләрдә катнашу

5) Сүзләре-тексты булмаган, көй рәвешендә генә җырлана-уйнала торган. Аркадий Ильич Островский көенә «Мин бик шат, чөнки мин, ниһаять, өемә кайтам» исемле сүзсез җыр (вокализ) башкарып, Эдуард Хиль үз вакытында дан казанды. В.Нуруллин. Ул, үз-үзен онытып, сүзсез моң тәэсиренә бирелде. М.Галиев. Борынгы заманда, бәлки, беренче сүзсез музыка тугандыр. Р.Вәлиев

2. рәв. мәгъ. 1) Сүзләр әйтмичә, дәшмичә, сөйләшмичә. Күптәнге якын танышлар башта сүзсез эшләделәр. А.Алиш. Бертын сүзсез торгач, агай-эне буылып көләргә кереште. М.Кәрим. Аралар якын булса да, Сүзсез бару күңелсез. Ф.Яруллин

2) Каршылык күрсәтмичә. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. М.Әмир. Патша Александр I һөҗүмгә дигәч, Кутузов каршы чыкмый, сүзсез риза була. З.Зәйнуллин

3) Вакчылланмыйча, төпченмичә, бик тиз килешеп. Бу бәетләрне урамнарда кычкырып җырлап йөри башлагач, ике як та сүзсез, әллә нинди мәһәрләр-фәләннәр турында сөйләшеп тормыйча ук, безне өйләндермәкчеләр иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә