СҮЗЛЕКЧӘ и. 1) Мөстәкыйль яки берәр әдәби әсәргә, фәнни хезмәткә һ.б.ш.га кушымта буларак бирелгән кечкенә сүзлек. К.Насыйри китабының ахырында шул китапка мөнәсәбәтле сүзлекчә дә бирелгән. Г.Галиуллина. Меңьеллык алдыннан һәр милиция хезмәткәренә, туристлар белән аралашу өчен, сүзлекчәләр таратылган иде. Идел 2) Сүзлектә аңлатылган барлык баш сүзләрнең исемлеге; лөгатьлек. Нәкъ шул вакытта Э.Г.Улумбәков ярдәме белән Татар энциклопедия сүзлекчәсенең өч телдәге 20 битле беренче үрнәге эшләнде. Гыйлем хәзинәсе. Мәкаләләр язу эшенә 500 автор тартыла, сүзлекчә 65 мең мәкаләне эченә ала. Фәнни Татарстан |