СҮЗЛЕК и. 1) Сүзләрнең, тотрыклы сүзтезмәләрнең аңлатмаларын, мәгънәләрен, башка телгә тәрҗемәләрен һ.б.ш.ны җыеп, алфавит тәртибе белән яки бүтәнчә урнаштырып биргән белешмәлек, китап. Аңлатмалы сүзлек «кендек» сүзенең берничә мәгънәсен күрсәтеп үтә. Ф.Урманче. Сүзлек татар теленең барлык диалектлары буенча тупланган якынча 40000 берәмлекне эченә ала. Фән һәм тел 2) Берәр телнең, язучының яки әсәрнең барлык сүзләре, сүз байлыгы; лексика. Аларның текстында безнең телнең әлегә хәтле өйрәнелмәгән гаять бай сүзлек фонды ята. Н.Исәнбәт. Менә шундый авыр, буталчык заманда, мәсьәләнең тагын да кискенләшкән чорында Җ.Вәлиди үз өстенә татар әдәби телен өйрәнеп, аның грамматикасын язу, телебезнең сүзлек байлыгын туплап, аның тулы сүзлеген төзү бурычын йөкли. Ш.Асылгәрәев |