СҮЗЛӘШҮ ф. 1) Каршы әйтү, әрепләшү. – Чамасын белергә кирәк! – дип сүзләште Гүзәлия. Казан утлары

2) Ызгышу, сүзгә килешү. Бу юлы инде сезләргә князьнең үзләре берлән сүзләшергә туры килер! Р.Батулла. Беләм, мине ташламыйсың, Ялганлама, яратмыйм. Сүзләшеп без аерылышмыйк, Усаллыкка бара алмыйм. Н.Абдулкәримова

Сүзләшә башлау Сүзләшергә тотыну

Сүзләшеп китү Кинәттән сүзләшү. Шау-шуы да була язып калды: һич тә көтмәгән-уйламаган кешеләр сүзләшеп киттеләр. М.Хәсәнов

Сүзләшеп тору Һәрвакыт яисә әле, хәзер сүзләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә