СҮЗГӘ’-СҮЗ рәв. 1) Дөп-дөрес һәм төп-төгәл, бер сүзен дә төшереп калдырмыйча; сүзен сүзгә. Табында катнашкан илчеләрнең берсе ике арада барган сөйләшүне сүзгә-сүз диярлек куен дәфтәренә теркәп бара. М.Хәбибуллин. Тәкъдимне ишетеп куанган гыйлем иябез, кесәсеннән кулъязма белән гәзитә чыгарып, кичәге хикәятен сүзгә-сүз сөйләп бирде. Р.Вәлиев

2) Тәрҗемә ителгән текстның һәр сүзен һәм эзлеклелек тәртибен төгәл саклап; сүзен сүзгә, формаль, механик рәвештә. Мин аларга шигырьләремнең сүзгә-сүз тәрҗемәсен калдырдым ---. М.Җәлил. Сүзгә-сүз тәрҗемә ысулы төрле телләр һәм төрле материаллар тәрҗемәләрендә кулланыла. Р.Йосыпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә