СҮЗ и. 1) лингв. Предмет, күренеш, вакыйга, эш-хәлләр һ.б.ш.ларны белдерә торган, бер яки берничә аваздан торган иң кечкенә лексик берәмлек. Ачуы килгән чакта шулай бер телдә дә булмаган ясалма сүз әйтеп бушана торган гадәте бар иде аның. М.Галиев. Морфология грамматиканың бер өлешен тәшкил итә, аның төп өйрәнү объекты – сүзнең мәгънәле кисәкләре: морфемалар, сүзләр һәм сүзформалар ---. Татар теле морфологиясе 2) лингв. Сөйләмдә логик яки грамматик мөнәсәбәтләрне белдерә торган, мөстәкыйль фонетик үзлеккә ия лексик берәмлек. --- Г.Ибраһимов татар телендә килешне гомумән танымый, килеш кушымчаларын аерым ярдәмлек сүз төркеме – кушымта итеп карый. Фән һәм тел 3) Гыйбарә, әйтем. Борынгылар әйткән сүз 4) күпл. форм. Музыкаль яки шигъри әсәр тексты. Гимнның сүзләре аның музыкасы характерына, темпы һәм үлчәменә дә туры килүе шарт. Р.Нуруллин. Биредә, янында гына очы-кырые күренгесез диңгез тирбәлгәндә, күккә олгашкан мәһабәт наратлар күләгәсендә җырның сүзләре башкачарак яңгырый. Д.Булатова 5) Әңгәмә, сөйләшү; сөйләп бирелә торган фикер. Унөч яшьтә генә булуына карамастан, ул бик тере, зирәк акыллы һәм сүзгә оста малай булып, аның бу сыйфатлары әнисе Җиһан абыстайдан күчкән иде. М.Галәү. – Туктагыз әле, егетләр, – дип сүзгә кушылдым. Ф.Яруллин 6) Нинди дә булса җәмәгать алдында телдән ясала торган чыгыш. – Ватандашыбыз Мөрхәй мирзаның хатынына кул салганы вә --- аны мәсхәрә итәргә уйлаганы өчен, бу бәндәне үлем җәзасына тартырга! – дип карар чыгардылар да Алып Бәргәнгә соңгы сүз бирделәр. Р.Батулла. Ә минем юбилей кичәсендә әнкәйгә, әлбәттә инде, сүз бирделәр. Р.Миңнуллин 7) юр. Үз фикереңне белдерү хокукы. Мондый «интеллигент» Татарстан суверенитетын да, сүз иреген дә, халык азатлыгын да үз мәнфәгате өчен һич икеләнмичә сатып җибәрә!.. В.Юныс. Сүз иреге бер нәрсә, әмма чамалап сөйләшмәсәң, аның нәтиҗәләре үзен бик тиз сиздерә башлый. Р.Вәлиев 8) Караш, фикер; бәяләмә. Җиңгинең сүзе хак булса, тагын берәр айсыз кайтмаячаклар, ди. В.Нуруллин. Сабир һаман да үз сүзендә калды ---. Ф.Яхин 9) Киңәш, нәсыйхәт, үгет. Ил сүзен тоткан – ир булыр ---. Дастан. Син өлкәннәр сүзен тыңла. М.Маликова. Атасы никадәр генә кырыс булса да, атасын яратып хөрмәт итсә дә, Кәбир ата сүзен тотмас дәрәҗәдә үзбаш фикердә иде. Р.Батулла 10) Гайбәт, шелтә, тәнкыйть, имеш-мимеш. Әллә бер-бер сүз ишеттеңме? Г.Исхакый. – Кешегә сүз ирештермәсен, ялган сөйләмәсен, итагатьле булсын, – диде. М.Юныс. Җитди хаталар җибәрде, шуның аркасында шелтә алды, күп сүз ишетте. З.Мурсиев 11) Вәгъдә; ант. --- заманында Фәләхнең әтисе Розаның әнисе Рәйханә ханым белән сөешеп йөргән, хәтта өйләнешергә дә сүз куешкан булганнар. В.Нуруллин. – Бер дигән биюче ясыйм мин үзеңнән, – дип, сүзеннән кайтмады хатыны. Р.Мөхәммәдиев ◊ Сүз алышу Кара-каршы сөйләшеп алу, кыска гына әңгәмә кору. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты ---. З.Бигиев. Алар тагын бер-ике сүз алыштылар, тик сүзсез торган чакларында ныграк аңлаштылар бугай, туктаусыз елмайдылар. А.Гыйләҗев. Я су буенда, я абзарда, я йоклаганда ике-өч сүз алышабыз да шуның белән бетте. Р.Рахман. Сүз ара сүз чыгу к. сүз иярә сүз чыгу. Сүз ара сүз чыгып, мин --- профилактика турында сөйләп алдым. Г.Кутуй. Ничектер сүз ара сүз чыгып сөйләшкәндә, марҗа белән яшәгән бер азәрбайҗан кешесе миңа болай диде ---. З.Зәйнуллин. – Бөтенләй башка – яңа тормыш башланды, әни, синең өчен, – дим үзенә, сүз ара сүз чыгып. Р.Мөхәммәдиев. Сүз арасында 1) Бүтән сүзләр белән бергә, шулар рәтеннән, төп сүзләргә кушып. Укый-укый, сүз арасында кайбер китап сүзләре дә кыстырып җибәргәләү дәрәҗәсенә иреште [Гәрәй]. М.Әмир; 2) Башка нәрсә турында әйтелгән фикергә кушып, бер уңайдан. Без төрлесеннән аз-маз сөйләшеп алдык. Сүз арасында кемнең кайда эшләве, ничек эшләве, ничек көн үткәрүе дә беленде. К.Басыйров; 3) Сөйләшкән арада, сүз сөйләү белән бергә. Сүз арасында самавыр тагын яңартылды. К.Нәҗми. Сүз артыннан сүз чыгу к. сүз иярә сүз чыгу. Ярар, Газинур улым. Сүз артыннан сүз чыга. Әзрәк черем итеп алырга да кирәк. Г.Әпсәләмов. Сүз белән сыйлау ирон. 1) Кунакны аш-су белән сыйлыйсы урынга, сүз белән мавыктыру. Сүз белән сыйлап чыгарды. Р.Вәлиев. Әйдә, юлдан килгән кешене сүз белән сыйлап утырам, чәй эчик, әле яңа гына кайнап чыккан иде, мактап йөрисең икән! Безнең гәҗит; 2) Тормышка ашмастай, буш, ялган вәгъдәләр бирү; эшне сүз белән алмаштыру. [Солдатлар – Вакытлы хөкүмәт агитаторына:] Ә кайчан өйгә кайтабыз? --- Безне сүз белән күп сыйладыгыз, эшегезне күрмибез. Ф.Хөсни. Акыллы эшләп күрсәтсен, Сүз белән сыйламасын. Үзе булдыра алмаса, Бездән эш сорамасын. Ф.Дәүләтбаев. Сүз бер булу 1) Әйткән сүзеннән кайтмау, сүзендә тору, сүзен үтәү. Ирләр сүзе бер булыр. Мәкаль. Хәер, Биби әби, минем сүзем бер булыр, --- кирәкми, юк, миңа зыяндашлы, янә череп сасып беткән төче зәхмәтле кыз. Ф.Халиди. Син вәгъдә бирдең. Егет сүзе бер була, шулаймы? В.Нуруллин; 2) Алдан килешеп кую, бер фикердә булу. Җир эшләрендәге спецлар белән Вәли Хәсәновның сүзе бер. Болар, һәммәсе берләшеп, алпавыт Алексейның байлыгын арттырмак булалар. Г.Ибраһимов. Сүз берегү Бердәмлеккә ирешү, аңлашу, бер фикергә килү. Булса да сүзләр береккән, Бу өчәү [Арыслан, Юлбарыс һәм Мәче] аерым яши. Г.Тукай. Сүз беркетү Бердәм эш итү турында сөйләшеп кую, килешү; алдан килешеп вәгъдәләшү. Сөйләшеп сүз беркетәләр дә Таңбатыр яткан шалашның ишегенә аркылыга кылыч куялар ---. Әкият. Сафа белән Саҗидәнең сүз беркеткән кебек икесе бер көнне килүләре Җиһанга сәер тоелды. М.Галәү. --- хәзрәтләр, үзләре исән чакта, балаларын --- кавыштырып калырга сүз беркетә ---. Р.Әмирхан. Сүз берләшү к. сүз беркетү. Бабайлар әйтерсең лә сүз берләшкәннәр: алар күңелләре белән, --- төпле акыллары белән мондый эшнең ахыры барыбер хәерле булып чыкмасын тойганнар, белгәннәр. А.Әхмәдуллин. Тагын берәр атнадан соң «Огонёк»ка кинога килсәк, сүз берләшкән кебек, яңадан шул ук егетләр каршыбызда пәйда булдылар. Ш.Алпар. Сүз бирү 1) Вәгъдә итү, ышандыру. Икенче хатта мин сиңа үземнең үткән мәхәббәтем турында сөйләргә сүз биргән идем. М.Җәлил. --- мин бит ул вакытта Мәрьямгә, минем өстемә йөкләгән бурычны үтәрмен, дип сүз бирдем. И.Хуҗин. Үткәр сөйләшкән фикерләрне, башкар сүз биргән эшләрне. Р.Вәлиев; 2) Ант итү. Үлгәндә дә хәтта бу җирдән Чигенмәскә алар сүз биргән. Ә.Исхак. Мин күргәннәремне Шәмгунга сөйләмәскә сүз бирдем. Ф.Шәфигуллин. Ык-мык итеп булса да, Нәсимәләрнең серен ачмаска сүз бирдем. Г.Гыйльманов. Сүз бистәсе Сүзчән, сөйләргә яратучы кеше. Әй мин, сүз бистәсе, самавыр турында бөтенләй онытканмын. И.Гази. Сүз булсын дип Нәрсә дияргә белмәгәннән, аптыраганнан гына әйтелгән сүзләр. Минем саргайганым юк. Суксам иңнәрен сындырырлык тазалыгым бар, моны тик сүз булсын дип лыгырдыйлар инде. Г.Ибраһимов. Әнисенең, бу чәчләреңне кистерсәң, Ходай тотар, дип куркытып килүе сүз булсын дип әйтү генә булгандыр. Ак калфак. Сүз буткасы шелт. 1) Эш эшлисе урынга сөйләнә торган файдасыз, буш сүзләр. Сәйдәшев исә сүз буткасын дәвам иттерде: – Җиһаншин абыеңның машинасы нинди? М.Насыйбуллин. Гөлкәйне бу сүз буткасы туйдыра башлаган иде. Х.Ширмән. – Әйе, абзаң бик күпне күргән һәм кичергән шул! – диеп уйлап, егет үзенең артык күп акыллы сүзләр әйтеп ташлаганын һәм бу сүз буткасын күптән туктатырга кирәклеген аңлый башлаган иде. З.Мурсиев; 2) Бәйләнешсез сүзләрдән торган, мәгънәсе ачык булмаган сөйләм. [Начар җавап бирүче укучыдан] мәгънәсез сүз буткасы ишетеп, бөтен класс көлә башлады. А.Тимергалин. Сүз буткасы кайнату к. сүз буткасы пешерү. Сүз буткасы куерту к. сүз буткасы пешерү. Сүз буткасы куертып, синең белән бәхәсләшеп торасым килми. З.Зәйнуллин. Табын янында да чакырылмаган кунак обком секретарена тирән мәгънәле карашлар ташлап алды, ул сүз буткасы куертмыйча, турыдан-туры һөҗүмгә күчәргә кирәклеген әйтергә тели иде. Р.Мирхәйдәров. Ник дигәндә, бездә эш сүз буткасы куертудан узмый. Татарстан яшьләре. Сүз буткасы пешерү 1) Бәйләнешсез яки мәгънәсе ачык булмаган сүзләр сөйләү. Сорауның бернинди фикергә корылмаган, кара мужикларның күзләренә төтен җибәрер өчен генә кайнатылган сүз буткасы икәнен бер шәкерт төшенеп өлгермәде ахры, каршы төште. Ә.Фәйзи. – Ярар, Сәлимә, сүз буткасы пешермә, чык, – диде Гөлфия. Н.Гыйматдинова. Ачу килгәндә шулай гына дип җиффәрә идек без аңа, бигрәк сүз буткасы пешерергә ярата иде дә соң. Безнең гәҗит; 2) Эш урынына сүз белән мавыгу, күп сөйләү. Җыелышны бик ошаттым... Чөнки артык сүз буткасы куерту булмады. Ш.Камал. Җил тегермәнен бушка әйләндерү кебек, бер мәсьәләдән икенчесенә күчә килеп, шактый сүз буткасы пешерелде. Ф.Яхин. Сүз буткасы ясау к. сүз буткасы пешерү. Шуңа күрә Русиядә пенсиягә чыгу яшен күтәрү турында сүз буткасы ясап вакыт үткәргәнче, картлык буенча хезмәт пенсияләрен күбрәк арттыру турында кайгырту хәерле. Мәдәни җомга. Сүзгә кешегә чыкмау к. сүз эзләп (өчен) кесәгә кермәү. Сүзгә килү Ызгышу, талашу, уртак тел тапмау. Диюнең аты белән сүзгә килүен Әйгәли күпер астында тыңлап утыра. Әкият. Килене белән сүзгә килсә, үзенең дә шундый хәлгә каласын ул яхшы аңлый иде. М.Галәү. Авылның ичмасам бер генә кешесе белән дә сүзгә килмәде, аны халык олылады. М.Мәһдиев. Сүзгә кысылу Тиешле-тиешсез урында әңгәмәгә катнашу. – Синең гениальный булмаган нәрсәң бармы соң, әзи, – дип сүзгә кысылыр Расих. Җ.Юныс. Клуб мөдире аларның кемнәр икәнен сораша башлады. Безгә барыбер иде, белмәгәч, сүзгә кысылмадык. Р.Кәрами. – Өстенә бастыгыз дисәң дә була, иптәш комиссар, ул егетне чормадан өстерәп төшердек, – дип сүзгә кысылды Хәйбри. Ф.Сафин. Сүздә генә калу Сөйләнеп тә эшләнмәү, сөйләүдән узмау, тормышка ашмау. Сүздә генә калмасын иде бу. Һәйкәлләр вәгъдәләрдән куелмый. Г.Әпсәләмов. Сүздән сүз китү к. сүз иярә сүз чыгу. Хисләр җырга күчә, дастаннарга, Кыйсса булып сүздән сүз китә. Ф.Яхин. Сүздән сүз китеп, Гыйльметдин абыйның дин юлына кайчан һәм ни рәвешле кереп китүе белән дә кызыксынасы иттем. Ватаным Татарстан. Сүздән сүз чыгу к. сүз иярә сүз чыгу. Шулай ятканда, сүздән сүз чыгып, этләрнең тормышларыннан, көн күрмешләреннән күп сүзләр сөйләнде. Г.Тукай. Сүздән сүз чыгып, олпат язучыбыз гадәтенчә: «Ниләр язасың?» – дип кызыксынды. Татарстан яшьләре. Сүздән түбән Бик түбән дәрәҗәдәге, бик начар сыйфатлы. Үзләре... сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән; Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма. Г.Тукай. Мине шулай сүздән түбән күрдеңмени? М.Җәлил. Мондый эшнең әхлак ягын, һәр сүздән түбән булганга, әйтеп тә тормыйм. З.Мифтахов. Сүздән чыкмау 1) Тыңлаучан, күндәм булу. Ә Сабир җизнәң шуннан соң гел минем сүздән чыкмады. Р.Батулла. Көннәрдән бер көн мәктәпкә килеп, шәкертләрне җыйнап кычкырына: «Мине губернатор куйды, минем сүздән чыкмагыз ---», – дип шаулап, стенага элеп куйган падиша портретын ала да идәнгә куя. Гасырлар авазы; 2) Сүзне, вәгъдәне бозмау. Аңа җавабында Зөһрә, әтием антыннан кире кайтса да, мин сүздән чыкмыйм, дип белдерә ---. Дастан. Сүзендә тору Вәгъдәсен бозмау, алдамау; килешкәнчә, тиешенчә эшләү. Кичен авылларына кайтырга җыенган кызга даруларны кертеп бирде дә: «Без бала-чага түгел, сүздә торабыз», – дип, машинага чыгып утырды. Т.Галиуллин. Сүзен итү Вәгъдәсен үзенчә эшләү. Саткай сүзен итте, тукталмады. Г.Гыйльманов. Закир белән Салих күпме әйтсәләр дә тыңламый, үз сүзен итә, алар белән бара. В.Ильясов. Үз сүзен итәсе килүме, шайтан суының тәэсире идеме – ир бүген танымаслык булып үзгәргән иде. Казан утлары. Сүзен сүз итү Бернинди каршылыкларга карамастан, үз фикерен тормышка ашыру, үз дигәнендә тору. Ни әйтсәң дә, үз дигәнен итеп, үз сүзен сүз итеп, тирә-якны тетрәтеп торган Борһан ла ул. М.Хәсәнов. Мансур Хәсәнов аның сүзен сүз итте, бөтенесен Бакый абзый теләгәнчә эшләтте. Ф.Галимуллин. Сүзен тоту к. сүзендә тору. Сүз җае белән к. сүз уңаеннан. Ул инде ярыйсы ук картайды да, ахрысы, аның кайнана булып түрдә утырасы, килен рәхәте күрәсе бик килә торгандыр; моны турыдан-туры әйтеп бетермәсә дә, сүз җае белән бик нык китереп-китереп чыгара. Г.Ибраһимов. Сүз җаенда к. сүз уңаеннан. Сүз җаенда әйтеп үтик: татар тел белемен үстерүгә зур өлеш керткән фидакяр галим М.Мөхәммәдиевкә багышлап чыгарылган җыентыкта бу сүзлек хакында болай дип язылган ---. Ш.Асылгәрәев. Сүз җаенда гел: «Мине фәлән кеше куйды, фәлән оешма куйды», – дип искә төшереп торалар. Безнең гәҗит. Сүз җилеме 1) Сүз булсын өчен генә әйтелә торган сүз, сөйләм. Сүз җилеме булсын дигән кебек, Илфар белән Кадим баштарак җыен вак-төякне сөйләшеп утырдылар. Б.Камалов. Күпме утырып та моның белән сөйләшергә сүз җилеме таба алмагач, Разил, бәллүр бокалны күтәреп, болай дип әйтә: «Әйдәле, дустым, бу дөньяда бер генә тапкыр яшибез». Р.Вәлиев; 2) Тапкыр сүз; 3) Сүзне җанландырып җибәрү өчен, тапкыр, шаян әйтемнәр, сөйләмгә шаярту төсмере бирү алымы. Сүз иярә сүз килү к. сүз иярә сүз чыгу. Сүз иярә сүз килеп, картның шүрлектәге төенчегенә дә чират җитте. М.Галиев. Сүз иярә сүз китү к. сүз иярә сүз чыгу. Сүз иярә сүз китте, --- һәммәсе дә телгә алынды. Г.Бәширов. Әнисе белән сөйләшеп утыра иделәр, сүз иярә сүз китеп, әллә ничек кенә бик җиңелдән әйтте дә куйды ул аны. Ф.Яхин. Фәрит кызны юмаларга кереште, сүз иярә сүз китте... З.Мифтахов. Сүз иярә сүз чыгу Бер нәрсә турында сөйләгәндә, шуңа бәйле икенче, өченче нәрсәләр искә төшү, шуларга күчү. Шуңа күрә инде олыгайгач та, сүз иярә сүз чыкканда: «Мин дөньяда ике ризык пешерә беләм: шуның берсе кабыклы бәрәңге, икенчесе, мин сиңа әйтим, парин, кабыклы йомырка», – дип, шушы сүзләреннән үзенә бер тәм табып сөйләр ие. А.Хәсәнов. Аерата фикердәшләр, ахирәт хатын-кызлар утырганда сөйләшеп сүзләре бетмәс, сүз иярә сүз чыгар ---. Г.Хөсәенов. Сүз йөртү Гайбәт тарату, берәүнең сүзен икенче кешегә җиткерү. Даимән эше өйдән-өйгә сүз йөртүдә, үзе бик көнче хатын. Ф.Халиди. Бабаларыбыз да, кеше үтергән берне генә үтерә, сүз йөрткән меңне үтерә, дигәннәр... Г.Гыйльманов. Сүз кайтару 1) Ризалашмыйча, каршы сүз әйтү, каршы килү, каршы кайтару. Чыккан вакытта, күңелендә бер төрле хурлану, ачу килү хисе булса да, шул остазбикәнең сүз кайтаруы сөннәтче бабайның бәгъзе планнарыны бозса да, --- ул фикер берлән дә килешеп, түбән очта тегермәнче Фәхринең хатынына китте. Г.Исхакый. Иртәнге җиденче яртыда түгел, төн урталарында шалтыратканы булды – алай кырт кисеп сүз кайтармый иде. Р.Вәлиев. Әгәр теге әби каршы сүз кайтарган булса, иманым камил, сикереп торып сугып җибәрергә дә күп сорамас кебек тоелды ул кыз миңа. Шәһри Казан; 2) Гомумән, җавап бирү. Һи, бүкән, сүз кайтарырга телең бармыймыни? К.Тинчурин. Мин, яшемә буылып, аңа сүз кайтарып әйтә алмадым. Ч.Айтматов. Аңлыйсыздыр, бәлки, төшенмисез: Сүз кайтарып сорар чакмыни? Ф.Яхин; 3) Үтенечне кире кагу, сүзне канәгатьләндермәү. Мондый кеше өмә итсә, бик үк ялгыз булмаганнар сүз кайтарырга килештермиләр инде. --- Барабыз-барабыз, дип атылып торалар. Г.Ибраһимов. Сүз кату к. сүз кушу. Ничек дип эндәшергә, ничек сүз катырга белми йөдәгән иде шул, андый чакта бит аның теленә дә юньле-башлы сүз килми аптырата. Р.Мөхәммәдиев. --- сөйләшергә ярата торган җыештыручы хатын Сания менә ничә көннәр инде Рәйханга сүз ката алмый йөрде. Д.Каюмова. Сүз килешү Бер-берсен аңлау. Алиш аның Казанда чактагы ук иптәше, сүз килешә торган кешесе иде. Ш.Маннур. Сүз көрәштерү Бәхәсләшү. Бәхәсләшергә бик ярата, сүз көрәштереп кешегә сүз бирмәүдән бик нык ләззәт таба торган иде. Ш.Камал. Киттем, син тозсыз белән сүз көрәштереп ябыгасым юк! Н.Гыйматдинова. Сүз куерту Бер мәртәбә әйтелгән, аңлашылган фикерне яңадан кабатлау; артык күп сөйләшү, сүзне озайту. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар, ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. М.Галәү. «Бала сабагын яхшы белә, дип, ничек исбат итәсең!» – дип сүз куертты. Х.Камалов. Сүз куешу Вәгъдәләшү. Нуров белән мин берәр сәгатьтән очрашырга сүз куешкан идем. А.Тимергалин. Мин беркем белән дә очрашырга сүз куешмадым. Г.Гыйльманов. Сүз кушу 1) Берәүгә эндәшү, сүз башлау. Мәрьямбикә сүз кушмаса, Искәндәр дә, Гөлфәрваз да сүз башларлык сүз табудан тәмам гаҗиз иделәр. К.Тинчурин. Шунда берәр сүз әйтәсе иде бит, ниндидер сүз кушып, бераз шаяртасы, көлдерәсе иде. Г.Бәширов; 2) Тәкъдим ясау; сүз, сер салу. Яратмасам, яучылар аркылы сүз кушмас идем. Г.Толымбай. Ирсез хатын, дип уйлагандыр инде, берничә тапкыр аулакта сүз кушып әрсезләнеп карады, кәнтәй. Сөембикә. – Шулай да, Шәүкәт абый, сезгә сүз кушучы хатын-кызлар булмый калмагандыр инде? – дип сорап куям мин. Сәхнә. Сүз кыстыру Кеше сөйләгәндә, нинди дә булса берәр сүз өстәп, әйтеп кую. – Оныттырырга теләсәләр, бигрәк тә онытылмый, – дип, хуҗа да сүз кыстырды. М.Хәсәнов. Үзалдына мыгырданып бер-ике сүз кыстырды Айрат Мәскүрә сөйләгәндә. Ф.Яхин. Сүзне бирмәү 1) Сүздән кайтмау, әйткән сүзеннән чигенмәү. Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс. Мәкаль. Икенчедән, башын кисмәгә бирсә дә, сүзен бирмәс әни, минем бу тырышлыгымнан кабынып китеп, яңа җәнҗал гына куптарыр дип курыктым. Э.Шәрифуллина. Бу – бәйгегә чакыру иде, һәм Флүр Сәхбиевич, сүзен бирәсе килмичә: – Мансур иптәш, сез – кунак, – диде. Р.Кәрами; 2) Бәхәстә, сүз көрәштерүдә җиңелмәү. Һәммәсендә дә, бик озакка сузып сүз бирмәсә дә, эченнән җиңелгәнене хис итте. Г.Исхакый. Бәхәсләшергә бик ярата, сүз көрәштереп кешегә сүз бирмәүдән бик нык ләззәт таба торган иде. Ш.Камал. Сүз өчен генә к. сүз булсын дип. Сүз рәте белән к. сүз уңаеннан. Сүз рәтендә к. сүз уңаеннан. Сүз рәтендә бер сүз әйтәм, туктагыз! Ш.Бабич. Сүз салу Нәрсәгә дә булса өндәп, сорап сүз кушу; тәкъдим ясау. Шаһ Тимергә сүз салды. Дастан. Әни күңеле йомшак була, Сәкинә үтенеп, хәтта елардай хәлдә сорагач, Габдулла абзыйга сүз салып караган иде ---. Л.-Х.Таналин. Аннан читтә калмас өчен, алар бәпкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Татар халык иҗаты. Сүз уңае белән к. сүз уңаеннан. Сүз уңае белән аланнарның Төньяк Кавказ һәм Азов яны далаларында яшәүче, иран телле кабиләләр булуын әйтергә кирәк. Р.Фәхретдинов. Сүз уңаенда к. сүз уңаеннан. Сүз уңаенда әйтергә кирәк: «Гармун сөйләр»дәге төсле, музыканы уенга механистик ябыштырып кую бер дә кызыклы түгел. М.Җәлил. Сүз уңаеннан Сүз арасында, башка мәсьәләләр белән беррәттән. Бер дустым әйтмешли, үзең каралып бетсәң дә халыкны агартырга чыгып китәсең. Зарланып әйтүем түгел, сүз уңаеннан гына... Р.Кәрами. Сүз эзләп кесәгә кермәү Сүзгә, җавапка оста, тапкыр булу. Үзе сокланган табигать күренешләренә башкаларны да сокландырырга тырышканда сүз эзләп кесәгә керми инде Мөнәвәр карт. Ф.Хөсни. Яшьрәк чакта җаваплы эшләрдә эшләп, Советлар илен аркылы да, буйга да кичкән кеше булганга, бервакытта да сүз эзләп кесәгә керми, бер сорауны да җавапсыз калдырмый. Шәһри Казан. Сүз эзләп кешегә кермәү к. сүз эзләп кесәгә кермәү. Сүз эзләп күршегә кермәү к. сүз эзләп кесәгә кермәү. Галимулла аптыраулы хәлгә калган иде, сүз эзләп күршегә керми торган кеше турыдан бәрә, ул да шулай эшләде, ярды да салды: – Мин өйләнәмме, синме? Ф.Яхин. Сүз эштән аерылмау Әйткән сүзендә, вәгъдәсендә тору, вәгъдәле булу. Теге, кем әйтмешли, сүзебез эштән аерылмый: ничек әйтсәк, шулай эчәбез. Н.Акмал. Быелгы катлаулы шартларда алты миллион тоннадан артык уңыш җыеп ала алган авыл хезмәтчәннәренең сүзләре эштән аерылмый. Ватаным Татарстан. Сүз югында сүз булсын дип к. сүз булсын дип. Эш арасында да, капка төбендә утырганда да, сүз югында сүз булсын дигәндәй, гел шул турыда сөйләшеп алалар ---. Р.Батулла. «Сүз югында сүз булсын: ата казыгыз күкәй саламы?» дигән сыманрак тоелды. Р.Кәрами. «Өегез җылы икән» булды, сүз югында сүз булсын, исәнме кодагый, дигәндәй әйткән беренче сүзе. Р.Мөхәммәдиев. Сүз югында сүз булсын өчен к. сүз булсын дип. Сүз югыннан сүз булсын өчен к. сүз булсын дип. Ул эче пошканнан, сүз югыннан сүз булсын өчен һәм дә Гыйльманов нәрсә әйтер икән дип, үз-үзенә сөйләгән була ---. Ш.Камал. Сүз юктан сүз булсын дип к. сүз булсын дип. Барый мәхдүм, сүз юктан сүз булсын дигәндәй, Мостафа байдан хәл-әхвәл сорашып утырды ---. М.Галәү. Гадәти тәгъбирләр белән хәл-әхвәл сорашкач, мин, сүз юктан сүз булсын дигән кебегрәк: – Эштә түгелмени? – дип сорадым. Ф.Шәфигуллин. Сүз юктан сүз булсын дип сөйли бу. Г.Гыйльманов. Сүз ялгану Әңгәмә җайга салыну, уртак тел табылу. Кунакны ялгыз калдырмас өчен, Илһамга Камил абыйсы тирәсендә булырга кушты. Ләкин ике арада сүз ялганмады. М.Галиев |