СҮГҮ ф. 1) Кемне дә булса әрләү, орышу, ачулану, канәгатьсезлек белдерү. Бүлмәсенә кайтып кергәндә, ул Вәлүкне сүкте: «Я имде, эт нәрсә, кич ялга каршы очраган булса...». А.Алиш. Үзем планерда төшкән теге егетләрне сүккән булам, үзем эчтән сөенәм. М.Галиев

2) Кемне дә булса гаеп итеп, тупас формада, әшәке сүзләр кулланып орышу; берәүгә карата әшәке сүзләр куллану. Операция вакытында иптәшем авыртуга түзә алмый, үзен үзе белми кычкыра, докторны теленә ни эләксә шуның белән сүгә башлады. Һ.Такташ

Сүгә башлау Сүгәргә тотыну. Килде дә, турыдан-туры тупас рәвештә, әти-әниләре алдында Мөбинәне сүгә башлады ---. М.Җәлил. Сез нинди хәлдә калыр идегез икән бу вакыт, анысын белмим, тик безнең мәҗлес бу хәбәрдән соң шау-шулы җыелышка әйләнеп китте: һәрбер кунак, үз чиратында, брак ясаучыларны сүгә башлады. А.Расих

Сүгә бирү Һаман, бертуктамыйча, бернәрсәгә карамастан сүгүне дәвам итү. Ана кызын сүгә бирде

Сүгә тору Әледән-әле сүгү; әлегә сүгү. Эстраданың бу кимчелеген сүгә торабыз, ә аңа карап кына мәгънәсез, өч ноталы җырлар кимеми, арта гына бара кебек. Сәхнә

Сүгеп алу Аз вакыт эчендә, бераз гына сүгү. Күрше карчыгын да сүгеп алды, аны күрше авылга туганнарына илткән иде. Н.Акмал. Кунаклар башта, гадәт буенча, хөкүмәтне сүгеп алдылар. И.Хәйруллин. – Вәйт, идрит-күдрит, фатирыма чүп-чар төяп кайтам икән ләбаса! – ди-ди үз-үзен сүгеп алгач, сүзен дәвам итте. Шәһри Казан

Сүгеп ату к. сүгеп ташлау. Гел юктан гаеп табып, мастерларны сүгеп атты ---. Р.Кәрами. --- балалар бакчасы мөдире балаларга акыра-кычкыра, сүз әйтсәләр, ата-аналарны да сүгеп ата: «Мин нишләгәнемне беләм, мин психолог», – дип кенә җибәрә. Мәдәни җомга. Илһамия ханымның тавышыннан сиздем: мине тотып сүгеп атмый түзеп кенә торды. Безнең гәҗит

Сүгеп йөрү Кабат-кабат сүгү, озак вакыт сүгү. Ошатканнары канәгать елмаеп куя да берни дәшми, ә ошатмаганнарының бер өлеше мине сүгеп йөри ---. М.Кәбиров. Театр директоры, бирергә кушкач та бирәсе килми генә биреп: «Таратып бетерә театрны», – дип, директорны сүгеп йөри икән. Сәхнә

Сүгеп карау Сынар өчен сүгү. Аңар менә, мәктәпкә килгәч, мулла начар дип сүгеп карасыннар, яхшы кеше, диячәк. Татарстан яшьләре

Сүгеп ташлау Ачу белән, кызып китеп, бик каты сүгү. Туры өйгә кайтып керәсе урынга егетләр янына кереп онытылуына ачуым кузгалып, үпкәле сүз әйтсәм, тагын тузына: «Сине дусларыма алыштыраммы соң?!» – дип, шунда ук яман сүгеп ташлый торган булды. Ш.Алпар. – Ну түтәй, даёшь син! – дип сүгеп ташладым тегене. Д.Булатова

Сүгеп тору Һәрвакыт, әледән-әле сүгү; әле, хәзерге вакытта, сөйләп торганда сүгү. Син имтихан тапшырган вакытта, берәр якын кешең сине бик начар сүзләр әйтеп сүгеп торырга --- тиеш. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә