СҮГЕШҮ ф. урт. юн. к. сүгү. Һәр мәсьәләдә чалмалылар әллә ничә төркемгә бүленеп кычкырыштылар, сүгештеләр, хурлаштылар, көфер пичәте басыштылар. М.Галәү

Сүгешә башлау Сүгешергә тотыну. Ике кеше ачуланыша һәм сүгешә башласалар, шуның гөнаһы сүгешүне башлаучыга була. Р.Фәхретдин

Сүгешеп китү Кинәттән яки көтмәстән сүгешә башлау, ниндидер сәбәп белән сүгешергә тотыну. Шуннан Николай белән чынлап торып сүгешеп тә китә иделәр. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә