СҮГЕШ и. 1) Сүгү яки сүгенү эше, процессы. Сүздән сүз чыгып, [эш килешүчеләр арасында] сүгеш китте. Ф.Сәйфи-Казанлы. Инде тормыш үз агымына салындымы, үзара кычкырыш, --- сүгеш китә. Р.Рахман 2) Сүгү, сүгенү сүзләре. Әллә никадәр сүгешләр, каргышлар, куылулар... Ф.Әмирхан. Күтәрдем зур сабыр берлән сүгешләрне, каһәрләрне! Н.Исәнбәт. Сүгеш белән һава тулган. К.Нәҗми |