СҮГЕНҮ ф. Сөйләгән чакта әдәпсез, әшәке, оятсыз сүзләр, гыйбарәләр куллану. Шунда гына мин, әтиемнең сабыры төкәнгәч, җирләр-күкләр яңгыраганны үз колагым белән ишеттем: ул минем алда яман каты итеп беренче мәртәбә сүгенде. К.Миңлебаев. Раил берөзлексез сүгенде, тәмәке тартты. Р.Кәрами Сүгенә башлау Сүгенергә тотыну. – Болай ярамый бу! Ире кайда, горбун тәре! Нәрсә бу? Нигә кирәк!.. – дип сүгенә башлады [Насрый]. Ш.Камал. Кемдер ачы итеп кычкырып җибәрде, кемдер сүгенә башлады. Г.Әпсәләмов Сүгенә бирү Бернәрсәгә карамастан сүгенү. Гыйльман: – Ни кирәген күрерсең, карт эт! – дип сүгенә биреп, ишеккә кул салырга өлгермәде, аннан --- сирәк ак чәчле баш күренде ---. Г.Ибраһимов. Алар [надзирательләр], нигәдер, мәхбүсләрнең сүгенүләренә игътибар итмиләр генә түгел, кул селтиләр иде. Сүгенә бирсеннәр, янәсе. И.Салахов Сүгенә язу Чак кына сүгенмичә калу Сүгенеп алу Берара, кыска вакыт яки бер тапкыр сүгенү. Шул мәлдә ачы итеп, яман сүгенеп алды. В.Нуриев. – Фу сезне, ясалып бетмәгән күзле бүкәннәр, – дип сүгенеп алды ул. Х.Мәрдәншин Сүгенеп җибәрү Көтелмәгәндә сүгенү. Равил кинәт кенә әшәке сүзләр белән сүгенеп җибәрде дә: «Менә мин сезгә күрсәтәм хәзер!» – дип, буа ягына йөгерде. В.Нуруллин. – Нәрсә син миңа маңка башың белән характер күрсәтеп торган буласың, анаңның ләхет тактасын!.. – дип, бик әшәке сүгенеп җибәрде. Ш.Алпар Сүгенеп йөрү Даими, һәрвакыт сүгенү. Карт тагы зәһәрләнеп дөньяга, Аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Г.Ибраһимов. Менә хәзер, Шәкүр киткәч, инде тәмам айнып җиткәч, үз-үзен тиргәп, сүгенеп йөри Афанасий атакай. Н.Акмал Сүгенеп кую Кинәт бер мәртәбә сүгенү. Карый шундук урагын җиргә атып бәреп турайды да әшәке итеп сүгенеп куйды. М.Галәү. Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да аты-башы белән сүгенеп куйды. М.Хәбибуллин Сүгенеп ташлау Кызулык, ялгышлык белән, көтмәгәндә сүгенү. Элегрәк ни карагандыр бу хатын. Даниал чак кына сүгенеп ташламады. Р.Кәрами Сүгенеп тору Хәзер, шушы моментта сүгенү. Гармунчы исә, гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш, мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде. М.Галәү. Гәҗитә укыйсы килми, гайбәт-яңалыклар тыңлыйсы килми – эчтән генә сүгенеп торабыз чиратта. Р.Батулла Сүгенеп яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта сүгенү. Насрый шулай сүгенеп ятканда, казармадан килеп чакырдылар. Ш.Камал. Һаман аты-юлы белән сүгенеп ята икән. Р.Батулла |