СУЮ ф. 1) Кемне, нәрсәне дә булса бугазын кисеп, канын агызып үтерү. Төн уртасына кадәр мал сую урыны турында сөйләшеп утырдылар. Р.Вәлиев. Фәргать абыйның кайтуына тавык суясы, мунча ягасы бар. В.Гали 2) Нинди дә булса үткен корал белән чәнчеп, кадап үтерү. Фашистлар --- басып кереп, кешеләребезне суя, шәһәрләребезне, авылларыбызны яндыра башлады. Г.Бәширов 3) Тәнне кан чыгарлык итеп ышкытып кырдыру, җәрәхәтләү, чиләндерү. Таякның сындырылган кытыршы башы уч төбен суйды. Чип-чи кан. М.Хәсәнов 4) Тирене уеп, аерып җәрәхәтләү; тунау. Дошман солдатлары ак каенга Чибәр кызны бәйләп куйдылар. Каен тузы кебек тиресен суеп, Күкрәгенә йолдыз уйдылар. Ә.Ерикәй 5) Агач кабыгын каезлап, кәүсәсеннән аеру, куптару. Эшләп ашагыз, дигән сүзне ишетергә туры килгәнгә, энемне ияртеп, тал кабыгы суярга йөри башладым. М.Гафури 6) күч. Үтә җаваплы, хәлиткеч берәр вакытта тоткарлык ясап, кирәкмәгән эш эшләп һ.б.ш.лар белән кемне дә булса бик уӊайсыз хәлгә кую. Суйды бит ул юньсез үзенең урынсыз соравы белән. Ә.Еники. Эх-х, әтисенең шул киребеткәнлеге вакыты белән суя ла! М.Хәсәнов. – Бездә бар көчеңне салып намус белән башкарган хезмәтне бәяләү юк, – дип сөйли. – Шул хәл суя. Х.Камалов 7) күч. Бик каты җәфалау, газаплау. [Солдат:] Бу «Отче наш»лары белән суялар бит, Сәфәр малай. Ф.Хөсни ◊ Суеп каплагандай к. суеп каплаган. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар: әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Ә.Еники. Суеп каплаган 1) Бик нык охшаган, нәкъ үзе. Командирга суеп каплаган бит, Охшап тора бөтен җире дә. Н.Нәҗми. Туры, бераз гына югары чөелгән танаулы, түгәрәк йөзле ир – килеш-килбәте белән суеп каплаган актёр Кирилл Лавров. А.Хәлим; 2) Бик туры килә, җавап бирә, яраша торган. Суйган да каплаган к. суеп каплаган. Аның исеме Агзаметдин, ләкин аны үз артында бөтен авыл халкы Аждаһетдин дип атый. Исеме гаҗәп туры килгән. Суйган да каплаган! Каян тапканнар! А.Шамов Суеп ату Тиз генә яки җиңел генә сую. Ниндидер хатын-кызлар сугышларда чыныккан дистәләгән ир-атларны суеп ата. Р.Сәгъди Суеп бетерү Тәмам, бик нык сую; барысын да сую. Берзаман кайтсам, посёлок тын: көтү юк, сөт исе дә аңкымый, сыер мөгрәве дә ишетелми. Суеп бетергәннәр мәхлукларны! Ә.Еники. Итекләр үкчәне суеп бетерделәр. Р.Батулла Суеп калу Суярга өлгерү, вакытлы сую. Куркып җан биргәнче суеп калырга кирәк [куянны], диде ул. Р.Батулла Суеп кую Алдан ук сую хәстәрен күрү, суеп әзер итү; ялгышлык белән яки көтмәгәндә сую. Чыннан да, без алтын йомырка сала торган тавыкларны суеп куймыйк. Т.Гыйззәт. Районнан килгән начальникларны ашатырга колхоз һәрвакыт сарык суеп куя, шуңа амбарда ит бетеп тормый. В.Нуруллин Суеп ташлау сөйл. Тиз генә яки ачу белән сую. Исерек карт, кан баскан күзләрен бернәрсә дә аңламыйча миңа текәп торды да, карлыккан, тонык тавыш белән әйтеп салды: – Якты дөньядан туйдыңмы әллә? Хәз-зер суеп ташлыйм үзеңне! З.Зәйнуллин. Ул сине иң якын туганын очраткандай кочаклап алырга да, ягымлы гына елмаеп суеп ташларга да мөмкин. И.Сираҗи Суеп тору Әле, хәзер сую; сую эше белән шөгыльләнү. Шәмәрдән кош комбинатында тавык суеп тора. М.Мәһдиев. --- кеше гел мал суеп тормый бит. Шуңа апрельгә заказлар шактый кими. Л.Йосыпова Суеп чыгу Рәттән, барысын да, баштан ахыргача сую. Хәленнән килсә, барлык каршы дәшүчеләрне дә суеп чыгар иде ул. Р.Сәгъди Суеп яту к. сөйл. суеп тору. Моннан биш-алты көн элек, абзарыбызда сыерыбызны суеп ятканда, өсләренә барып кергән. Т.Гыйззәт Суя башлау Суярга тотыну. Я, менә иртәгә большевиклар килеп, барыбызны берәм-берәм суя башласалар? К.Тинчурин. Татарстанда да авыл халкы, фермерлар малларны суя башлаган. Б.Тимерова Суя төшү Бераз сую. Аяк киеме табан тиресен суя төшкән Суя язу Чак суймый калу. Төрмәдә чакта да камерадашын суя язган Тутыкны карцерга утырту Морат өлешенә туры килде. Н.Әхмәдиев |