СУЫТУ ф. 1) Суыграк хәлгә китерү, суык итү, җылылыгын яки кайнарлыгын бетерү яисә киметү. Садыйк, бал калагы белән чәйне суыта-суыта, үзенең тартып чыгарган кәгазьләреннән берсен укырга тотынды. Г.Ибраһимов 2) Кызганлыкны, эсселәгәнлекне басу, бетерү. Атларны тугарып, суытырга бәйләп куйдык. М.Гафури 3) з.-сыз Көннең суынуы, салкынаюы турында. Көннәр суытып, ашарга әйбер таба алмый башлагач, Дөя үзен суйдырырга риза була. Әкият. Көннәр суытуга һәм язга кадәр кеше өйләрендә укулар дәвам итә. И.Нуруллин 4) Мәхәббәт, дәрт, ярсу һ.б.ш.ны бетерү, киметү яки сүрелдерү. Хәлимнең фронтка китү дәртен сүзләр белән генә суыта алмагач, үз яныннан җибәрмәү чарасына кереште [әтисе]. Г.Гобәй. Аның сабыр, тыныч карашы Гәрәйне дә бераз суытты. А.Гыйләҗев 5) күч. Урлау Суыта бару Акрынлап суыту. Битләрне салкын чеметә, югарырак күтәрелгән саен суыта бара ---. Сөембикә Суыта башлау Суытырга тотыну Суыта төшү Берникадәр суыту; тагын бераз суыту. Тышта тагын да суыта төшкән бугай. К.Нәҗми. Кич булу белән һава суыта төшкән. Күк йөзе ачылган, йолдызлар калыкканнар. Ә.Еники Суытып бетерү Тәмам, бик нык суыту Суытып җибәрү Кинәт суыту; бераз суыту. Кичкә бераз суытып җибәрде. Ф.Яхин. Өч көн өзлексез яңгыр яуды-яуды да, кинәт суытып җибәрде. Д.Аппакова Суытып кую Кинәт суыту; алдан ук суыту. Шулай да кичкә таба кинәт кенә суытып та куйды. Ф.Яхин Суытып тору Әле, хәзер суыту |