СУЫТКЫЧ и. 1. 1) Нәрсәне дә булса суыту өчен хезмәт итә торган махсус җайланма, аппарат. Кабиналарда температура күтәрелгәннән-күтәрелде. Тирләп-янып пешкән сәяхәтчеләр барлык суыткычларны эшкә җиктеләр, ләкин бу да артык ярдәм итмәде. А.Тимергалин. Урта бер җирдә гаять зур урынны биләп, акка буялган цистерна-термос тора. Аның як-ягында сөт суыткычлар. М.Хәсәнов 2) Азык әйберләрен суыту, туңдыру, бозмыйча саклау өчен хезмәт итә, түбән температура саклый торган махсус җайланма, шкаф, бүлмә һ.б.ш. [Яңа бүлек мөдире] Прилавка артындагы суыткычларны арткы ишек янына күчертте. Л.-Х.Таналин. [Хатын] Үзенең өйдән чыгу вакытын иртәрәк күрсәтеп, Сергейга суыткычтан аш алып ашарга кушылган язу калдырырга да онытмады. М.Кәбиров 2. с. мәгъ. Суыту өчен хезмәт итә торган. Цехларның һәр почмагында, hәр җирендә хезмәт кайный. Түшәмгә асылмалы краннар беркетәләр, станоктан станокка суыткыч сыекча бирү өчен, металл торбалар уздыралар. А.Расих. Өйнең бер бүлмәсендә электрон плитә белән суыткыч җайланма, икенче бүлмәсендә ванна бар иде. Н.Фәттах. Кызкай аңар кирәкле товарны суыткыч шкафтан идән уртасындагы үлчәгечкә ташый. Л.-Х.Таналин |