СУЫРЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. суыру I

2) күч. Берникадәр ябыгу; кечерәеп, нечкәреп калу. Синең ялганыңны сизгәннән соң, мин ябыктым, суырылдым. Г.Кутуй. Профессор алдында инде үз киемен кигән, йөзе шактый суырылган, саргайган, ләкин сәламәтләнү сөенеченнән яктырган Асия басып тора. Г.Әпсәләмов

Суырыла башлау Суырылырга тотыну. Үзенең төпсез сазлыкка суырыла башлаганын сизсә дә, Хамисә бу оҗмахтан ваз кичәргә теләмәде. Ә.Дусайлы

Суырылып бару Һаман суырылу. Рөстәм, суырылып барган йөрәгенең әрнүләрен җиңеләйтергә теләгәндәй, автобус артыннан атлады, аның белән бергә адымнарын тизләтә барды һәм йөгерүгә күчте. М.Кәбиров

Суырылып бетү Тәмам суырылу. Эчеңдәге кешене кеше итә торган нәрсәләр суырылып бетеп, күңелең тәмам бушагач, яшәүнең дә кызыгы калмый икән аның. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә