СУЫРУ II ф. Ашлыкны һ.б.ш. җил яки суыргыч ярдәмендә кибәктән, чүп-чардан аралау, чистарту; җилгәрү. Көндезге аш вакытында Сафа, суыру машинасының иләкләрен рәтләргә дип, ындырда берүзе калды. А.Шамов. Көндез суккан ашлыкларны кичен бергә җыеп көшелгә өябез. Әти шуларны җил уңаена торып, көрәк белән суыра. З.Бәшири Суыра башлау Суырырга тотыну Суыра бирү Бернигә карамый суыруны дәвам итү Суырып алу Аз гына яки тиз генә суыру Суырып бетерү Суыруны тәмамлау Суырып тору Хәзерге моментта суыру |