СУЫРУ I ф. 1) Сулыш юллары ярдәмендә эчкә һава агымы тарту. Ул папирос кабызды һәм аны тирән итеп суырды. А.Шамов. Бикчәнтәев өстәл өстендәге «Пушка» тартмасыннан бер папирос алып кабызды, тәмләп суырды. И.Салахов

2) Имү. [Колын] бик ачыгып туган күрәсең, әнкәсенең сөт тулып каткан имчәкләрен суырып азаплана. Г.Ибраһимов. Сөтсез имчәкләрен суыра-суыра Елый аның сабый баласы. Ә.Ерикәй

3) Бармак һ.б.ш. нәрсәне авызга кабып имгәндәй итү. Чүкеч тиеп авырттырган бармагын суырып торган Илдар әллә ишетмәде, әллә ишетеп әһәмият бирмәде, әнисенә күтәрелеп карамады. Г.Гобәй. Бармак суырган балаларның алдагы тешләре як-якка аерылып үсә икән! Сөембикә

4) Берәр әйбернең эчендәге нәрсәне һава агымы белән тартып, ияртеп чыгару. Дәүләтьяров, сөяк суыручы Курманаевка мөрәҗәгать итмичә, гел йорт хуҗасына карап сөйләде. И.Гази

5) Авызны зур итеп ачмыйча, иренне кыскан килеш кенә аз-азлап авызга алу, эчү. Кока-кола суыру

6) Тере организмнан кан, сүл һ.б.ш. сыекчаны үзләренеӊ махсус имгечләре белән эчү (паразит бөҗәкләр тур.). Каныңны суырырга кунган черкине сытасың. Т.Миӊнуллин. Ашасын черкиләр колакларыңны, суырсыннар каныңны! Җ.Юнысов

7) Махсус хортумчыклары аркылы сыеклык эчү (бөҗәкләр һәм кайбер җәнлекләр тур.). [Бал корты] Ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала. А.Алиш. Тукранбаш чәчәгендә төклетура тәмләп кенә бал суырып маташа. Г.Бәширов

8) Авыз эчендә кысып, әвәләп, ялап эретү һәм йоту. Ул әле күптән түгел генә тартуын ташлаган, ләкин янындагы кешеләр тартканда күңеле кытыклана, шуңа конфет суыра иде. С.Рафиков. Әхмәди, шикәрне суырып балалар сыман иреннәрен ялмагач, телен чартлатып куйды. Г.Бәширов

9) Һава агымы ярдәмендә нинди дә булса сыеклыкны берәр җирдән агызып, кудырып чыгару (насос һ.б.ш. тур.). Дон-Кихот көне-төне селкенеп, нефть суырып утыручы көянтәгә охшаган нәрсәгә асылынып, берничә мәртәбә егылып та төште. Р.Вәлиев. Тавышсыз-тынсыз гына җир астыннан нефть суыручы ап-ак фонтан арматуралары [күренде]. А.Әхмәт

10) Туфрактан, судан туклыклы матдәләр алу (үсемлекләр тур.). Үсемлек үзенең тамырлары аша җирдән суырып ала [азыкны]. А.Расих. Яфрак коелу – көз һәм кыш көннәрендә үсемлекләрдә суның парга әйләнүе кимүгә җайланыш ул. Кышын үсемлек тамырлары туфрактан салкын суны суыра алмый. Биология

11) Эченә тартып кертү, батыру, йоту (сазлык, упкын һ.б.ш. тур.). Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. М.Мәһдиев. Аның артыннан ук сазлык тагын берничә кешене суырды. Н.Вахитов

12) Һава агымы ярдәмендә төтенне яхшы үткәрү; тарту (морҗа һ.б.ш. тур.). Ул улы белән бергәләп мичнең бер өлешен сүтте, төтен юлларын көлдән, корымнан арчыды, аларның ныклыгын, суыру көчен тикшерде. А.Шамов

13) Кагып, кидереп, тыгып куелган нәрсәне урыныннан тартып, йолкып алу, чыгару. Суырып алган кадаклар урынында ямьсез булып тирән эзләр уелып калган. Риваять. Кайсыдыр утынга дип читәнне суырырга тотынды. И.Гази. Робот чыгып киткәч, Тимерхан тышына батынкы хәрефләр белән «Роботлар Казаны» дип язылган капсуланың бөкесен суырып чыгарды. З.Мәхмүди

14) Үсемлекне яки тамырлы әгъзаны үсеп утырган, урнашкан җиреннән йолкып чыгару. Черек тешне суырып алып кына котылалар. В.Имамов. Эш бетте, язны гына көтәргә калды дигәндә, кеше ышанмаслык хәлләр: башлап, ике кечкенә чыршыны, тамыры белән суырып, җиргә ыргытканнар. Ф.Гыйбатдинов

15) күч. Таушалдыру, ябыктыру, зәгыйфьләндерү (борчу, кайгы һ.б.ш. тур.). Бу тормыш аны башка шәкертләр кебек үк суырган; тумыштан таза, киң күкрәкле һәм гайрәтле бала саргаеп кипкән егет хәленә әйләнергә якын иде. Г.Ибраһимов

16) күч. Көчләү, алдау, мәҗбүр итү һ.б.ш. юл белән кемнән яки каян да булса берәр нәрсә алып тору, аны табыш чыганагы итеп файдалану. Баязит әйтә иде, өйрәнмәгәнрәк тоткыннарның серләрен алыр өчен, күрше камерага охранка агентын утырталар да, стена аркылы шулай сөйләтеп, материал суыралар, ди торган иде. Г.Ибраһимов. Бүгенге заман феодаллары да уңайлы урынга утырып, үзләре уйлап тапкан тариф буенча акча суыру һөнәрен матур гына үзләштереп киләләр. Безнеӊ гәҗит

17) күч. Көч-куәтне, чыгымны бик күп алу. [Мәхәббәт борчулары] үзәкне өзәләр, күңелсезләндерәләр, көчне суыралар. Г.Әпсәләмов. Төзелеш бит, шул суырды инде аны [акчаны]. Казан утлары

Суыра башлау Суырырга керешү. Фашистлар аны шулай таң атканчы азаплаганнар. Тырнакларын суыра башлаганнар ---. Г.Бәширов. [Гәрәй] Кулындагы сөякне ялый, суыра башлады. Г.Гыйльманов

Суырып бетерү Тәмам, тулысынча суыру. Яфраклары соңгы суын суырып бетергәч, без аны [агачны] кисәчәкбез. З.Мәхмүди

Суырып карау Сынау максаты белән суыру. Шәйхи карт та сигараны бер суырып карады һәм, ютәленә буылып: – Бу – ярманнарның үз тәмәкесе түгел, аларның үзләрендә үсми ул, төрекләрдән алган тәмәке бу, – дип, кешеләрне ышандырды. М.Мәһдиев

Суырып кую Бер тапкыр суыру. – Әй-й тәмле дә балык иде, – дип, Фаягөл телен суырып куйды. А.Хәсәнов

Суырып тору Даими, өзлексез суыру; суыру процессында булу. [Зариф:] Мәскәүгә барып әйбәтләп урнашырбыз. Акчалата без аңардан [бай инженердан] суырып торырбыз. Ш.Камал

Суырып яту сөйл. к. суырып тору. Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ятканда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә: – Бал корты, бал корты! – ди. А.Алиш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә