СУЫРТУ II ф. 1) йөкл. юн. к. суыру II

2) Махсус суыргыч механизм, машина ярдәмендә суыру, шуның белән эшкәртү. Ул тегермәннәрдә игенне, тартып, он иткәннәр, кабыгын суыртып, ярма ясаганнар. З.Зәйнуллин. [Колхоз председателе – Мәрьямгә:] Иртәгә кибәк суыртырга эндәшүем. С.Шәкүров

Суырта башлау Суыртырга тотыну

Суырта бирү Бернигә карамастан суырту

Суырта төшү Берникадәр суырту; тагын да ныграк суырту

Суыртып бару Акрынлап, эзлекле рәвештә суырту

Суыртып кую Алдан суырту

Суыртып тору Суырту хәлендә булу; әле, хәзер суырту

Суыртып яту сөйл. к. суыртып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә