СУЫРТУ I ф. 1) йөкл. юн. к. суыру I 2) Насос һ.б.ш. җайланмалар ярдәмендә суыру, суырып алу. Әнә анда ак калайдан эшләнгән бал суырту машинасы әйләнә. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибәли. А.Алиш. [Рәхим] кулына шприц алып, аңа эремә суыртты. А.Расих. Хезмәт юлын туган авылы Балтачта үзәк хастаханәнең су суырту станциясе машинисты булып тәмамлый. Г.Мөхәммәтшин Суырта башлау Суыртырга тотыну Суырта бирү Бернигә карамастан суырту Суырта төшү Бераз суырту; тагын да суырту Суыртып бару Акрынлап, эзлекле рәвештә суырту Суыртып кую Алдан суырту Суыртып тору Суырту хәлендә булу; әле, хәзер суырту Суыртып яту сөйл. к. суыртып тору |