СУЫРГЫЧ и. 1) Суыру (II) өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы машинасы, җилгәргеч 2) Суырту I (2 мәгъ.) өчен билгеләнгән махсус машина, аппарат, җайланма. Ак кабаклардай нефть баклары күзгә чагылды. Монда инде табылган нефтьне бакларга җыялар һәм автомат суыргычлар ярдәмендә ерак-еракларга озаталар иде. А.Расих. «Йолдыз тузаны»ннан торган менә шул өермә үз күчәре тирәсендә әйләнә һәм бер үк вакытта үзәктәге ниндидер «тузан суыргыч»ка тартылып керә тора. З.Мифтахов |