СУЫНУ ф. 1) Чагыштырмача салкын хәлгә килү, салкынаю. Нишлисең соң, нәфис чәчәкләрем, Көзләр бит бу. Көннәр суына. Ф.Дәүләтгәрәева

2) Эсселәгән, кызган хәлдән чыгу; эсселеге кимү, бетү. Хәзер солы бирергә ярамый әле [атка]. Бераз суынсын; коры печән булганда, бераз бирергә ярый. Ш.Камал. Табынга куелган чәй суынган иде инде, күптән суынган иде. Н.Акмал

3) күч. Кемгә яки нәрсәгә карата кызыксыну бетү, аның белән мавыкмый башлау, аннан бизү, читләшү. [Зөбәрҗәт] Заһитның җәй башыннан бирле ничектер үзенә карата суынганлыгын тойды. А.Расих. Валентин кызны эзләү дәртеннән шушы көнгә кадәр суынмады. Ш.Бикчурин

4) Хис, дәрт һ.б.ш. бетү, кимү яисә сүрелү. Синнән туялармыни, йөрәгем минем, канатым, мәхәббәтем суынырлык түгел. И.Юзеев

5) Тынычлану, ярсудан туктау, психик тотрыклы хәлгә кайту. Бу авыр кичерешләрдән бераз суынырга, айнырга кирәк иде аңа. Г.Минский

6) күч. Нинди дә булса эш, мәсьәлә һ.б.ш.ның актуальлеге, кызыгы бетү, онытыла башлау. – Машина көзгедән дә болайрак ялтыраган булыр, үзем дә шул ният белән барыш, – диде шофёр егет, сүзгә суынырга ирек бирмичә... Ф.Хөсни

Суына башлау Суынуга табан бару. Хатынының баласы булмаганда, бик риза иде мин табып биргәнгә, хәзер үз хатыны бәбәйләгәч, эзе суына башлады. Л.Ибраһим-Вәлиди

Суына төшү Берникадәр суыну; тагын бераз суыну. Малайларның балык тоту дәрте суына төште. Ә.Фәйзи. Чәй суына төшкән иде. М.Кәбиров

Суынып бетү Тәмам, бөтенләй суыну

Суынып тору Суыну процессында булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә