СУЫКСУ ф. Үзеңне җылылык җитмәгән кебек хис итү, берникадәр салкынлык тоеп, азрак туӊып тору

Суыксып китү Берникадәр, кинәт суыксу. Бер куанам, Бер оялам, Бер суыксып китәм, Бер янам. Ш.Маннур. Төнге салкын чыкта суыксып киткән табигать иртәнге кояшның беренче нурларын тою сөенечен яшерә алмый елмая кебек иде. Бөгелмә авазы

Суыксып тору Хәзерге моментта суыксу. Ул тәне суыксып торудан зарланып алды, көзен-кышын өстеннән төшми торган җәйге зәңгәр пальтосын киде. С.Рафиков. Әллә нигә аркам суыксып тора. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә