СУЫКЛЫК и. 1) Җылы белән чагыштырганда суык булу хәле; түбән температура. [Надир] Сүзне икенчегә борыр өчен генә булса да әйтеп куйды: «Әй суыклыгы быел кышның!» Ф.Дәүләтгәрәева

2) күч. Кемне дә булса ошатмауга, яратмауга нигезләнгән мөнәсәбәт; кырыслык, корылык. Мөгамәләдәге суыклык

3) күч. Авырлык, кырыслык, аяусызлык (шартлар тур.). Әллә еллар суыклыгы өшетә иде, Әллә җанның кызулыгы саран иде... Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә