СУЫКЛАНУ ф. к. суыну. Һава суыкланып, куәтле җилләр исә башлады. Ф.Әмирхан. Кайнарланып нәрсә булдырдык та, Суыкланып нәрсә югалтканың? Ф.Яхин Суыклана бару Торган саен суыклану. Әңгәмә, ниһаять, үзенең кабыгын сала башлады, һәм әле генә шундый тыныч яңгыраган басынкы тавыш корылана, суыклана барды. К.Нәҗми Суыклана башлау Суыклануга таба үзгәрү Суыклана төшү Берникадәр суыклану; тагын да суыклану Суыкланып бетү Тәмам, бик нык суыну Суыкланып калу Суык хәлгә килү. Син киттең... Бөтен дөнья суыкланып калды. Ф.Яхин Суыкланып китү Кинәт суыклану. Көн суыкланып китеп кыса башлаганчы, урман араларында юешлек сизелә башлаганчы ук, шунда калды [Шәмси]. Г.Исхакый |