СУЫК с. 1. 1) Чагыштырмача түбән температуралы; киресе: җылы. Сугышның каты суык көннәрендә, Шулай ук җәйге төннәрендә Азмы-күпме чыныктыгыз. Н.Габделкәримова. – Әтиегезгә нәрсә, рәхәт аңа: җылы толыпка төренеп кенә, чанага кырын ятып кына, кырга салам ташырга китте. Ә мин менә, кара буранда, суык абзарда, бура кебек сыерны көчкә савып кердем, уф Алла! – диде әниләре, авыр көрсенеп. Б.Ислам 2) Кайнарлыгы яки җылылыгы кимегән яки тулысынча беткән; суынган, салкын (аш-су тур.). Мулла бабай, күзен йомып, бераз уйланып торды, мәгәр белмәгәнен сиздермәде: – Гарәпләр юләр түгел, суык аш ашамыйлар! – дип тамак кырды. Б.Ислам 3) Җылылык чыгармый, җылылык чыганагы була алмый яки җылылыгы сизелми торган (төрле җисемнәр, нурлар һ.б.ш. тур.). Суык мич. Суык йолдызлар 4) күч. Хискә бирелмәүчән, салкын канлы; каты, кырыс табигатьле (кеше тур.) 5) Ягымлы булмаган, кырыс, коры, артык рәсми, тәкәббер (мөгамәлә, караш һ.б.ш. тур.). Ризван абый буйсынды, аннары кабат калкынды: – Син!.. Син!.. Син!.. – Сүзләре хисләреннән суыграк чыктылар. Ф.Яхин. Мәрҗани хәзрәт озын буйлы, тулык гәүдәле, суык чырайлы, вәкарьле, гаять мәһабәт, мәҗлесләрдә аз сүзле... Гасырлар авазы 6) күч. Рәхимсез, аяусыз, битараф. Өмид күгемдәге йолдыз атылды, Суык тәкъдир минем күңлем катырды. З.Бурнашева 2. и. мәгъ. Салкынлык; түбән температура; салкын һава. Аерата зәһәр, зәмһәрир суыклары белән җан ияләренең теңкәсен корыткан кышлар... А.Гыйләҗев. Дивизия батальоннары, полклары, ноябрь суыкларында тишек итекләр, солдат ботинкалары белән Сивашны кичеп чыгып, акларның чәнечкеле чыбык белән өч кат уратып алынган окопларына, пулемётларына ташланалар. З.Зәйнуллин ◊ Суык алдыру Берәү суык тәэсирендә авырып китү. Гүзәл урамда озак йөреп суык алдырган. Суык алу Берәүгә суык тәэсир итеп, аны авыруга китерү. Урамда озак йөргәнгә, Гүзәлне суык алган. Суык аяк Гел җиӊел кәсеп кенә эзләп йөрүче кеше, зимагур, сукбай. Берьюлы берничә тавыш олаучыга юнәлде: – Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде? – Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни? Ә.Фәйзи. Элек, без яшь чакта ук әле, ул якларга рәтле кеше аяк басмады. Диңгез матурлыгы, балык, фәлән-фәсмәтән дип юкка хыялланып йөрүче төрле суык аяк зимагурлар гына алданып китәләр һәм, ник барганнарына үкенеп, тәмам өтелеп кайта торганнар иде. С.Сабиров. Суык канлы к. салкын канлы. Йосыфҗан – акыллы, суык канлы, нечкә аңлы, зирәк-тырыш, ләкин гаҗәп эгоист табигатьле бер егет. Г.Ибраһимов. Суык йөгерү Тәнгә суык үтү, суык була башлау, туңа башлау. Антоновның аркасына суык йөгерде. З.Зәйнуллин. Суык тидерү к. суык алдыру. Суык тию Суык тәэсирендә авырып китү, чирли башлау. Корбангали карт бүлмә астындагы куышларны төзәтә-төзәтә суык тидереп үлгән. Ш.Камал. Хәрби манёврлар вакытында пушкасы, атлары астында боз ватылып, елгага чумган әтиләре Иннокентий, суык тидереп, үпкәләре шешеп, ун көн дигәндә бу дөньядан китеп бара. З.Зәйнуллин |