СУФИЛЫК и. 1) Суфига хас сыйфатлар; суфи булу хәле. [Раил Садриев:] Уен-көлке тамашачыны боза, дип кем әйтә?! Юмор ул – фәлсәфә! Без үзебез Хуҗа Насретдинне юләргә чыгарып, аның зирәклеген, суфилыгын оныттырабыз. Идел

2) к. суфичылык. Безнең әдәбиятның борынгы ярым гарәпчә, ярым госманлы, чыгтайча, борынгы төрки телле динлек, суфилык, ишанлык белән тулы әдәбияты – феодализм калдыгының турыдан-туры җимешләре. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә