СУФИ и. гар. 1. Суфичылык тарафдары; исламның суфичылык агымын тотучы мөселман. Буш суфи нигә ярый дин белмәгәч, Борнына диннең исе дә кермәгәч? Г.Тукай. Бу нәселдән зур шәехләр, суфилар, гыйлем ияләре чыккан. Ф.Бәйрәмова

2. с. мәгъ. Суфичылык карашларындагы, шуны алга сөрә, пропагандалый торган (әдәби юнәлеш, язучы һ.б.ш. тур.). Суфи шагыйрьләрдә замана, Җир тормышы кешене, халыкны, рухны юкка чыгаручы, җимерүче итеп бирелсә, Г.Тукай монда ишаннарны, ягъни суфиларның үзләрен гаепли. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә