СУТЛЫ с. 1) Юеш, сулы һәм берникадәр лайлалы (балчык тур.). Исмәгыйль белән Кәрим, су буена төшкәч, җиңнәрен, ыштан балакларын сызганып, ташу суы казыган чокырга керделәр дә аннан йомшак сутлы балчык алырга керештеләр. М.Галәү 2) Чи, дымлы. Яз бөтен нәрсәгә тереклек сулышы өрде. Урманда, болыннарда хәзер яфрак, яшь үрентеләр, сутлы кайры, ашарга ярарлык үлән тамырлары, суда балык бар --- . М.Галәү 3) Сусыл. Сутлы алма |