СУТ и. 1) Үсемлек, җимеш һ.б.ш.ларның күзәнәкләрендә була торган сыекча, су; үлән сүле. Мистицизм, ни генә дисәк тә, ул әле үлән суты кебек, кешенең тамырлары буйлап хәрәкәт иткән яшәеш, тереклек билгесе сыман да түгелме? Ф.Яхин 2) күч. Физик һәм рухи көч, егәр; мөмкинлекләр. Шактый яшәү сутын суырган кара диндарлыкка, дини фанатизмга ул беренче кискен мөнәсәбәтен кайчан белдерә? З.Мансуров |