СУСЫН I и. монг. 1) Тамак кибү, эчәсе килү тойгысы, шундый халәт. Аждаһаның, эчкән саен, сусыны кабара, ди. Ә.Фәйзи

2) Эчәсе килүне баса торган нәрсә; эчемлек. «Юлчыга сусын бирү – юсын» дигән мәкальдә юсын турыдан-туры «тәртип, кагыйдә, закон» дигән мәгънәләргә туры килә. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә