СУСЫЛ с. Составында су чагыштырмача күп булган, эчендә суы күп булган (үсемлек, мал азыгы һ.б.ш. тур.). Казаклар кышны шунда уздырып, бу вакытта инде сусыл үлән белән капланган киң далага – терлек көтү өчен җәйләүләргә чыгалар. З.Рәсүлева. Ә инеш башланган якта Каенлы елга, Балан елгасы, Үгез елгасы дип аталган, язгы ташуда су белән тулып, ә җәен кибеп, сусыл үлән белән каплана торган чәчәкле, җиләкле болыннар җәелеп ята. Ә.Галиев |