СУСЫЗ с. 1. 1) Эчендә суы булмаган, су салынмаган (төрле савыт-саба тур.). --- ул чәчәкне сусыз вазага төртте, күчтәнәч салынган пакетны исә бер идәнгә, бер өстәлгә куеп маташты. Н.Гыйматдинова

2) Суы югалган, суы беткән, кипкән (төрле сулыклар тур.). Сусыз күлдән су сал иләккә, Тутыр аны төпсез чиләккә. Т.Миңнуллин

3) Суы, дымы булмаган, судан, дымнан мәхрүм (төрле җирләр, бигрәк тә чүлләр тур.). Сусыз дала, коры сахраларның Өермәле була ла, ах, дусларым, җилләре; Һәркемнең лә үзенә якын була Туып та ла үскән, ах, дусларым, илләре. Җыр. Заһидуллин сусыз, коры Төньяк Маньчжурия далаларын үтә. Т.Нәҗмиев

4) Суүткәргече булмаган, су белән тәэмин итү челтәренә тоташмаган. Бөтенләй сусыз авыллар була: анда кое белән генә көн күрәләр. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. 1) Су булмаган хәлдә. Дөнья утсыз, сусыз, һавасыз тора алмый шул. Ф.Яруллин

2) Су эчмичә, суга мохтаҗ булып. Кави Нәҗми салкын карцерда ризыксыз, сусыз тәүлектән артык ята. З.Зәйнуллин // Су бирмичә, эчәргә бирмичә. Мине милиция бүлегендә ифрат каты кыйнадылар. Кулларымнан түшәмгә элеп куеп, сусыз интектерделәр. Т.Галиуллин

3) Су салмыйча, су кулланмыйча. Ризыкны сусыз пешерү

4) Сугармыйча, су сипмичә; суга җибәрмичә. Ике капкачлы моллюскларны теләсә нинди капчыкта яки тартмада сусыз да тотып була. Яшь натуралистларга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә