СУСА’У ф. 1) Бик нык эчәсе килү; тамак кибү. «Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», – дидем. Г.Тукай

2) Дымга, суга, яӊгырга мохтаҗ булу (үсемлекләр тур.). Яңгыр бу көнне дымга сусаган туфракны, үсемлекләрне суга туендырды, аларга яшәү көче бирде. Сабантуй

3) күч. Берәр нәрсәгә ихтыяҗ булу, шуны бик теләү, шуӊа омтылу. Октябрьга кадәрге классик хикәя-новеллалары халыкның моң-зары, азатлыкка сусау хисләре, якты бәхет турында хыяллары белән тулы. Х.Хәйри. Әлеге җыентыкның Финляндиядә басылып чыгуы да Тукай иҗатына сусау, аны сагыну, билгеле иҗтимагый шартларда килеп туган рухи ярлылыкны тутыру була. Л.Гобәйдуллин

Сусап бетү Тәмам, бик нык сусау. – Зәйтүнәм, син безне чәй белән сыйла әле, бу челләдән тәмам сусап беттек, – диде Илбарис. С.Сабиров

Сусап йөрү Күптәннән бирле сусаган хәлдә булу. Авыл җирендә, урын өстендә яткан килеш шагыйрь булырга җыенган кешегә язучылардан килгән һәр хат – эссе ком чүлендә бер тамчы суга сусап йөргәндә, челтерәп аккан чишмә табу белән бер. Ф.Яруллин. «Нигә ул сиңа шәһәр фатиры? Бирегез аптырап, сусап йөргән берәр бәндәгә», – диләр. Д.Салихов

Сусап китү к. сусый башлау. Төшке аш вакыты җитүгә, рестораннарга, кафеларга йөгерәбез; эшебез тыгызрак чакта, «биг-ланч»лар, «биг-мак»лар белән чикләнәбез; сусап китсәк, «пепси» эчәбез. М.Кәбиров

Сусап тору Сусау хәлендә булу. Фәнияр, көчле гипнозга ия булган кеше шикелле, үзенә килүчеләрне тиз генә җибәрми. Ул чын-чынлап кешеләргә сусап тора. Ф.Яруллин. Ул тартылу шундый көчле: янап торган куркуларны да җиңә. Җаны хаклыкны белергә сусап тора. Х.Камалов

Сусап яту сөйл. к. сусап тору. Сип әле, сип, энем! Корып-кибеп, суга сусап ятмасыннар. Н.Каштанов

Сусый бару Торган саен ныграк сусау. --- сурәтле фикерләвенең шигърият үрләренә күтәрелә барган саен халыкчан, милли нигезләргә сусый баруы, таяныч ноктасын шуннан эзләве коткара. Казан утлары

Сусый башлау Сусау сизү. Ялгызлыкка көннән-көн ныграк сусый башлады ул. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә