СУРЫГУ ф. 1) Берникадәр кибү, сарыга төшү (аяк асты һ.б.ш. тур.). Юл сурыкканга күрә, йөрү җиңел булды. М.Гафури

2) күч. Бераз ябыгу, тартылу, суырылу. Бөек җиңү хөрмәтенә үткәрелгән тантанага кичә генә сбордан азмы-күпме куәтләнеп, бераз сурыгып кайткан лейтенант Билалов башка командирлар ише өр-яңа парад формасыннан чыкты. С.Шәрипов

3) күч. Кимү, саегу. Ул чыгып киткәч, мәҗлеснең «пары» суына башлый, илһамлы сүз дәрте сурыга, утырдашларның кызыгы бетә. М.Галиев

Сурыга бару Әкренләп сурыгу. Инде шигърияттә глобальлек чире: Җир шарын иңгә утыртып яисә учка алып, үзең күтәрә алмаслык «олы гамьгә» чумулар сурыгып бара иде. М.Галиев

Сурыга башлау Сурыгуы сизелү

Сурыга төшү Бераз сурыгу; тагын да сурыгу

Сурыгып китү Сизелерлек сурыгу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә