СУРРОГАТ с. ингл. 1. 1) Табигый ризыкны, товарны һ.б.ш.ларны алмаштыра, ләкин сыйфаты ягыннан өлешчә генә оригиналга охшаган ясалма продукт; эрзац. Ларёклардан алган суррогат эчеп, эчәкләр өзелә инде. Ф.Яруллин. «Коньяк» дигәнегез – техник спирттан ясалган бер суррогат, коньякның анда эзе дә юк иде. Ватаным Татарстан 2) күч. Гомумән берәр нәрсәне алмаштыра ала дип күзалланган башка нәрсә. Әмма нишләтәсең, яңа татарлар заманы, чын татар теле, аның нәфислеге, көче, аһәңе театрлардан китеп бара, аларны суррогат алыштыра. Т.Миңнуллин 2. с. мәгъ. Ясалма, ялган (ризык, товар һ.б.ш.лар тур.). --- соңгы вакытта медицина хезмәткәрләренә суррогат алкоголь куллануның зарарлы нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. Мәдәни җомга |