СУРГЫЧЛЫ с. Сургыч белән беркетелгән, ябыштырылган, сургычланган. Әрҗәнең шакмаклы ояларында башлары сургычлы шешәләр ялтырап утыра иде. Н.Фәттах. Минзәки ак шешәнең сургычлы бөкесен ачканда гына, кияү балакай Сафуан да ишектән керде. З.Мәхмүди