СУРГЫЧ и. 1. Нәрсәне дә булса пичәтләп ябыштыру, шешә башларына кою һ.б.ш. өчен кулланыла торган, тиз эреп, тиз катучан сумаласыман матдә. Шешә башларыннан кызыл сургычлар купты, шешәнең стаканга бәрелеп чык-чык килүе ишетелеп торды. Х.Камалов

2. с. мәгъ. Шул матдәдән гыйбарәт булган. Өлкәнрәк абый, шешәне ачар алдыннан, --- пәке белән сургыч бөкене кырып төшерде. Ә.Баян. Микулай өстәлгә каяндыр бер сургыч башлы «малай»ны да чыгарып куйды. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә