СУРӘТЛЕ с. 1. 1) Сурәтләр (1, 2 мәгъ.) төшерелгән, сурәтләр белән бизәлгән. Җепне сатып алуга ук нинди сурәтле кофта бәйләячәген белә. Авыл офыклары 2) Билгеле рәвештәге, кыяфәттәге, формадагы 3) Сурәт, образлар белән белдерелгән; сурәтләрдә гәүдәләнеш тапкан 2. рәв. мәгъ. Конкрет сурәтләр ярдәмендә, ачык, аңларлык итеп. --- фикер-хисне укучыга сурәтле итеп җиткерү өчен, халык иҗаты символикасыннан һәм әдәбият-сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана. Р.Фәйзуллин |