СУРӘТЛӘ’Ү ф. 1) Төрле сурәт яки сурәтләр белән бизәү. Стеналарны сурәтләү

2) Тасвирлау. Иске карашлар һәм реакцион фикерләр утравына әйләнгән «Печән базары»нда --- Г.Тукай «Көфер почмагы каһарманнары»ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сурәтли. Ф.Ханнанова. --- Исхакый аның хис-кичерешләргә тирән, бай, йөрәк тавышы ишетелгән, сурәтләү чаралары, образлары мул булган камил, матур, төзек күңел шигырьләрен һәм гражданлык лирикасын күздә тота. Т.Гыйлаҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә