СУРӘТ и. гар. 1) Рәсем, портрет. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Мәскәү урамнарына Сталинның сурәтен урнаштыру – әхлаксызлык. Ватаным Татарстан 2) Форма. [Кояштагы] таплар төрле сурәттә вә зурлыкта булалар. Ф.Әмирхан 3) Кыяфәт, килеш-килбәт. Сурәте бик матур бер кыз, имеш: күзләре ут кебек янып тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек дулкынланып торалар, имеш... Ә.Фәйзи 4) иск. Әдәби образ |