СУР и. гар. 1) иск. Мөгез быргы 2) дини Кыямәт көнендә Исрафил фәрештә өрәчәк быргы. Кыямәт көнендә Исрафил сурын өргәч, адәмнәр, терелеп, кабер өстендә җитмеш ел хәйран булып утырган кебек, Аркадия бакчасында (Әхмәт бай йортына каршы) эскәмияләрдә эшсез хәйран булып утыручылар бу ел да күп иде. Ш.Мөхәммәдев. Бер көн, дигән, сур өрерләр, һәм мәетләр кубарлар. Ничек дип җавап бирерләр? – Гөнаһларын сорарлар. М.Максуд |