СУ’ПЕР- гр. 1) Кушма сүзләрнеӊ «икенчел, өстәмә» мәгънәсен белдерә торган беренче кисәге (мәс., суперстрат) 2) Кушма сүзләрнеӊ «төп, баш» мәгънәсен белдерә торган беренче кисәге (мәс., суперинтендант) 3) Кушма сүзләрнеӊ «бик, нык, үтә; иӊ югары сыйфатлы, иӊ көчле, иӊ өстен» мәгънәсен белдерә торган беренче кисәге. Ул хәзер «универсаль» генә түгел, «суперуниверсаль» бәйлеккә әйләнде. Х.Сарьян. Үзләрен суперзаманча фикерләүчеләр дип фаразлаучы мондый агай-эне безнең әдипләрне чынлыкта --- яңарышның асылын аңлый алмавын күрсәтә. Ф.Мусин |