СУМСА и. фар. Эченә ит яки йомырка белән яшелчә, җиләк-җимеш, ярма һ.б.ш. салып ясалган вак камыр ризыгы. Бәйрәмнең беренче көнендә туйганчы сумса ашыйсың. М.Мәһдиев. Ашаган күп тәбикмәк, Коймак, бәлеш һәм икмәк. Чәкчәк, сумса, кош теле һәм ике табак белен. Ашаган чакта белен, Йотып җибәргән телен. Р.Корбан |